ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинет фукнцияләрен киңәйтү турындагы карарны имзалады.

Региональара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының кабул итү кампаниясе үз эшен дәвам итә. 9 һәм 11 сыйныф укучылары документларның оригиналларын көндезге бүлеккә 14 августка кадәр тапшыра ала, ә читтән торып уку бүлегенә - 14 сентябрьгә кадәр.

Россия Почтасы ил буенча интернет-кибетләргә тизара җибәрү онлайн-сервис булдырды. Ул otpravka.pochta.ru онлайн-сервис аша эшли.


26
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанда 112 ашыгыч оператив хезмәтләрне ярдәмгә чакыру номерына шалтыратучының кайдалыгын билгеләүче система эшли башлады. Әлегә ул тест режимында эшли.

Россия Почтасы бердәм мәгълүмати системага берләштерүче уникаль федераль проектны тормышка ашыра.


25
июль, 2017 ел
сишәмбе

КФУ һәм Мессин Университеты (Италия) арасында мәгариф программасын тормышка ашыру турында килешүгә кул куелды. Мәгариф программасы 2017 елның 1 ноябрендә тормышка ашырыла башлый.


24
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Казан ИТ-паркында «inIT» социаль мәгариф проектының беренче чыгарышы булды. 4 ай эчендә 14 инвалид кеше PHP-программалаштуры буенча укыды.

Татарстан Республика Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы милли түләү карталары системасы һәм "Ак Барс" банкы белән берлектә "Электрон Татарстан" информатларында "Мир" карталарын кабул итүне булдырды. 

2017 елның 1 яртыеллыгында "Халык контроле"ндә иң мөһим мәсьәләләр буенча 25 меңнән артык мөрәҗәгать бастырылган. 2016 елның шушы вакыты белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләрнең саны 11 процентка арткан.


21
июль, 2017 ел
җомга

ТР мәгълүмати технологияләр үзәге хезмәткәрләре күпфункциональ үзәкләр базаларында электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне алу өчен ЕСИА системасында теркәлү уңайлыклары турында аңлатты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International