Татарстанлылар "Халык контроле" системасын ничәмә-ничә ел яшәү мөхитен уңайлырак итәр өчен куллана.
Системада маломобиль кулланучы төркем өчен мөхитне җайландыру категориясе кертелде. Бу категорияне ТР хезмәт министрлыгы һәм ТР транспорт категорияләре алып бара. Беренче чиратта системада яшәү территорияләре белән бәйле категорияләр популяр булып санала. Пандуслар ремонтлау, лифт чакырту кнопкаларын ремонтлау - мондый гаризаләр еш килә.