ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

МТС Яр Чаллыда клиент cервисының федераль үзәген ачты. Әлеге үзәктә МТС клиентларын финанс һәм техник сораулар белән хезмәт күрсәтәчәк.


1
август, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 30 сентябрендә кадәр Россия Почтасы "Яңадан мәктәпкә" акциясен үткәрлә. Чара кысаларында почта бүлекләренә килүчеләр мәктәп укучылары өчен төрле товарлар сатып алырга мөмкин: каләмнәр, дәфтәрләр һәм башкасы.

Шушы көннәрдә ТР мәгълүмати технологияләр үзәге белгечләре "Сынлы шәһәр" концепциясен тормышка ашыру кысаларында Түбән Новгород өлкәсе Саров шәһәрендә булды. Моңа кадәр Саров шәһәре делегациясе июнь аенда Казанда булган иде.

Балалар технопаркы җитәкчесе "Балалар балалар өчен" дигән социаль проект булдыру инициативасы белән чыкты.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Россия Саклык банкы венчур фондының идарәче партнеры Виктор Орловский лекция укыды. Лекция цифрлы икътисад үсеше, шулай ук хәзерге җәмгыятьнең яңа куллану модельләре мәсьәләләренә багышланган иде.


31
июль, 2017 ел
дүшәмбе

19-20 сентябрьдә Иннополиста IoT World Summit халыкара сынлы саммит узачак. Ул сәнәгатькә, шәһәр даирәсенә, авыл хуҗалыгына һәм икътисадның башка өлкәләренә «Интернет вещей» технологиясенд кертүгә багышланган.

Татарстан халкының 98 проценты август аеннан җирле яңалыкларны РТРС-1 цифрлы канал пакеты аша карый алачак.

Биләрдә "СӘЛӘТ" VI Халыкара яшьләр мәгариф форумының икенче сменасы тәмамланды. Икенче форум "ИТ: мәгълүмат, инновацияләр, интеллект" темасына багышланган. Ул 25-30 июль көннәрендә үткәрелде.


28
июль, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында республикада «Ачык Татарстан» проектын тормышка ашыру, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту буенча идарәара эшче төркемнең утырышы узды. Чара Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин рәислегендә үтте.

«Залп «Авроры» яшь рассәмнәр конкурсы җиңүчеләре легендар крейсерда экскурсия үтә алачак. Әлеге конкурса Россиядәге 1917 елгы революциянең 100 еллыгы тулуга багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International