Казанда "Юл хәрәкәте иминлеге атнасы" узачак

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

21-28 сентябрь көннәрендә Казанда "Юл хәрәкәте иминлеге атнасы" узачак.

Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, бу очраклы чара түгел. Сентябрь башыннан гына Казан юлларында 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 16 бала төрле тән җәрәхәте алган. Шуларның унысы – 8-15 яшьләрдәге җәяүлеләр.

Укучылар белән "өй – мәктәп – өй" индивидуаль иминлек схемаларын кулланып дәресләр үткәреләчәк. Шулай ук белем бирү оешмалары янында җәяүле экскурсияләр планлаштырылган.

Һәр көнне соңгы дәрестә педагоглар куркынычсызлык минутларын үткәрәчәк. Аларда балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген аңлаталар.

Моннан тыш, белем бирү оешмаларында педагогик состав һәм ата-ана комитетлары тарафыннан балаларның яктылык кайтаргыч элементларны куллануы тикшереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International