Узган ялларда югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-паркта Бизнес-инкубаторына 27нче стартап-проектлар сайлап алу узды. Чарада катнашырга Россиянең төрле шәһәрләреннән 100дән артык гаризә килгән булган. Экспертлар алдында презентация ясар өчен 30 проект авторлары чакырылган.
Нәтиҗәдә 6 проект ИТ-паркның Бизнес-инкубаторы резиденты булырга лаек дип табылды: Эвотека, Wi-Fi Аура, Q-SKY, Личный снабженец, Сервис-монитор, Супер няня.