"Халык инспекторы": җәяүлеләргә карата мөрәҗәгатьләр саны 1,6 тапкыр артты

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Ел башыннан бирле "Халык инспекторы" мобиль кушымтасы аша юл кагыйдәләрен бозуга кагылышлы 33 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Нәтиҗәдә 74% мөрәҗәгать буенча административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул ителгән.

Иң "популяр" категория булып -  "Тротуарда машина кую" категориясе тора. 2017 елның гыйнвареннән августына кадәр бу категориягә 19 мең видеоматериал килгән.

Икенче урында җәяүлеләргә юл бирмәүчеләргә шикаят итү тора. Бу темага 4 меңләп мәрәҗәгать килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International