Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына белдерә: 2017 елның 18 октябрендә галәми элемтә иярченендә регламент-профилактик эшләрне уздыру планлаштырыла.
Татарстанда Россия почтасы филиалында Бөтенрәсәй «Лучший урок письма – 2017» бәйгесенең республика этабының нәтиҗәләре ясалды. Татарстан белем бирү учреждениеләренең егермедән артык укучы һәм укытучы республика этабының җиңүче һәм лауреат исеменә лаек булды.
Яр Чаллы шәһ. һәм Казан шәһ. территорияләрендә аэрофотосъемка узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис Университетының иң алдынгы беренче курс студентлары белән очрашты. Республика башлыгы белән студентлар мәгариф һәм ИТ-тармакның үсеше турында әңгәмә алып бардылар.
16 октябрь көнне космик бәйләнеш спутникларында профилактик эшләр алып барылачак. Шул исәптән, федераль һәм республика телевидение программаларын күрсәтү тукталачак.
Татарстанда ашыгыч оператив хезмәтчелекләр бердәм 112 номерына шалтыраткан кешенең урнашу урынын автоматик рәвештә билгеләүче технологияне тикшерү дәвам ителә. Искә төшерәбез: бу яңалык 112 чакырулары эшкәртү республика үзәге операторларына шул ук вакытта вакыйга янында булган кешенең геолокациясен билгеләргә ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшерәбез: “Услуги РТ” ТР дәүләт һәм муницпаль хезмәтләре Порталының рәсми мобиль кушымтасында “Мәктәп, билгеләр” уңайлы сервисы эшли. Ул мәктәп укучыларының әти-әниләре өчен каралган. Аның ярдәмендә онлайн шартларда баланың өлгерешен күзәтергә һәм мәктәп картасы балансын тулыландырырга мөмкин
Иннополис Университеты һәм Mirzo Ulugbek Innovation Center Инновацион үзәге килешкәнлек турында меморандумга кул куйдылар. Тарафлар алып бара торган эшчәнлек тәҗрибәсе уртаклашу хакында килештеләр.
Яр Чаллыдагы ИТ-парк сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне WEB-эшкәртүгә өйрәтү буенча социаль проектны башлап җибәрү хакында игълан итте. “inIT” белем бирү проекты ИТ-парк һәм “Интеграция” региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан һәм “ТАТПРОФ” АҖ белән Global Shapers Сommunity (Глобаль Шейперлар Берләшмәсе) Казан бүлеге ярдәмендә чынга аша.
ТР дәүләт һәм муницпаль хезмәтләре Порталы, уңайлы һәм ышанычлы түләү сервисы буларак, популярлыгын җыя бара. Шулай ел башыннан татарстанлылар Портал һәм аның “Услуги РТ” кушыматасы аша 8,6 милионнан артык түләү кылдылар. Узган ел белән чагыштырганда, бу 28% ка күбрәк.