11-15 декабрь көнне Иннополис Университетында WorldSkills стандартлары буенча мәгълүмати технологияләр DigitalSkills өлкәсендә беренче тармаклы чемпионат узачак.
Чемпионатта 100 конкурсант катнашачак, яшьләре - 18дән - 28 яшькә кадәр. IT-сектор компаниясе белгечләре, югары уку йорты һәм колледж студентлары, илнең 15 төбәгеннән фрилансерлар: Мәскәү һәм Мәскәү арты, Санкт-Петербург, Татарстан, Новгород, Ниҗгар, Воронеж, Свердловск, Смоленск, Ульяновск, Чиләбе, Томск, Кострома. Конкурсантларның талантларын 120 эксперт бәяләячәк.