Казанда икътисад өлкәсендәге иң яхшы дөньякүләм кейсларны караячаклар

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

Бүген Казан ИТ-паркында 2 көнлек Ernst & Young компаниясеннән "Татарстан республикасында дәүләт һәм бизнесның үзгәреше: иң яхшы дөньякүләм практиклар, кейслар һәм технологияләр" укыту семинары башланды. Бу семинарда министерстволар, муниципаль оешмалар, җәмәгать оешмалары, югары уку йортлары һәм башка вәкилләр җыелды. 

Эш сессиясен Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Каримов. "Бүген күп кеше цифровизацияләү, интернет блокчейн технологиясе турында сөйли", - дип әйтеп узды министр. 

Килгән кунакларны ТРның мәгълүматләштерү һәм элемтә министрының урынбасары Дмитрий Вандюков каршылады. "Быел июль аенда Россиянең премьер-министры белән цифрлы икътисад программасы кабул ителде һәм күптән түгел генә Татарстан бу юнәлеш буенча эшлекле команда барлыкка килде. Бу җыелган командага алда бик күп эш көтелә. Бүген монда ИТ-оешмалар, икътисад, сәнәгать вәкилләре җыелды . Бу программа дәүләттән тыш, барлык оешмаларда да булырга тиеш. Шулай гына безнең республика бу юнәлеш буенча алга китә алачак".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International