Бүген Казанда 2018 елның җәендә узачак Дөньякүләм фуҗбол чемпионатына Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Калининград белән берлектә видеобасма эшләп FAN-ID җанатарлары өчен паспортлар тапшырдылар. Анда ТР яшьләр һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан шәһәре Башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәттахов, ТР мәгълүматләштерү һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков, 2018ның Дөньякүләм чемпионаты посолы Эльмира Кәлимуллина.
Дөньякүләм футбол чемпионаты ярты ел калды. Россиянең 11 шәһәрендә, 14 июнь - 16 июль аралыгында узачак. Казан 6 уен булачак (16, 20, 25, 30 июнь һәм 6 июль).
Уеннарны карау өчен билетлардан тыш, fan-id булу мәҗбүри. Ул барлык кешеләрдә, шул исәптән балаларда да булырга тиеш.
Җанатар паспорты чемпионатның барлык уеннары өчен бер тапкыр бирелә һәм чемпионат уздыру вакытына гына гамәлдә булачак. Конфедерацияләр кубогы-2017 өчен ясалган fan-id әлеге чемпионатта гамәлдә булмый. Дөнья чемпионаты-2018 өчен яңа паспорт ясату мәҗбүри.