ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бүген Казанда Республика кан үзәгендә донор акциясе узды. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең хезмәткәрләре кан банкын тулыландырдылар.


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Коммерциягә карамаган оешмаларга мәгълүмати технологияләр һәм робот техникасы өлкәсендә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен семинарлар, конференцияләр, форумнар, олимпиадалар, интеллектуаль конкурслар һәм башка чаралар оештыру һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә (каплауга) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 17 нче июлендәге 499 номерлы карары (алга таба –тәртип) һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2018 елның 1 нче ноябрендәге 8-05-п/223 номерлы боерыгы белән расланган информатика буенча Татарстан Республикасы юниорлар җыелма командасын әзерләү чараларын үткәрүгә бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә коммерциягә карамаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алуга гаризалар бирү сроклары билгеләнде.

Бүген Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (МЦК-КТИТС) студентлары һәм укытучылар составына тантаналы рәвештә тармак предприятиеләреннән исемле стипендияләр тапшырылды. Дәгъва кылучыларның конкурс эшләрен алдан караган исемле стипендияләр бирү буенча махсус комиссия карары бүләкләү өчен нигез булып тора.

2 айдан, Иннополиста пилотсыз автомобильләрнең тест зонасын эшләтеп җибәргәннән соң, пилотсыз Яндекс.Такси меңенче сәфәрен кылды. Бигрәк тә шәһәр халкы университет һәм технопаркка барып җитү өчен пилотсыз транспорт белән файдаланды. Көн саен автомобиль уртача 20 тапкыр йөри, аларның озынлыгы – 10 минут чикләрендә.

2019 елның 22-24 маенда Татарстанда «Cәнәгать Россияctнең цифрлы индустриясе» IV конференциясе узачак. «Цифрлы тармак партнерлыгы» төп темаларның берсе булачак.


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Яр Чаллы ИТ-паркында Бизнес–инкубаторга 31 нче сайлап алу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Әлеге сайлап алуда катнашучылар технопарк резидентлары булу гына түгел, ҖАҖ «КАМАЗ» кебек эре компанияне бизнес-партнерларга да алу мөмкинлегенә ия. Үз чиратында, компания вәкилләре башлангыч стадиядә стартаплар белән эшләргә әзер булуларын белдерделәр.

ТР Дәүләт хезмәтләре Порталында никах теркәү өчен электрон гариза бирү сервисы эшли башлады. Татарстанда иң популяр электрон хезмәтләрнең берсе кулланучылар өчен янә ачылды.

Россия Федерациясе Халык бердәмлеге көнен һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә 2018 елның 3-6 ноябрендә Россия Почтасы бүлекләренең эш графигы үзгәрәчәк.

Узган ял көннәрендә Иннополис Университетында программалаштыру буенча мәктәп укучыларының республика команда олимпиадасы узды. IT-ярышларда КФУның IT-лицее командалары катнашты.


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Коммерциягә карамаган оешмаларга мәгълүмати технологияләр һәм робот техникасы өлкәсендә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен семинарлар, конференцияләр, форумнар, олимпиадалар, интеллектуаль конкурслар һәм башка чаралар оештыру һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә (каплауга) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 17 нче июлендәге 499 номерлы карары (алга таба –тәртип) һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2018 елның 26 нчы октябрендәге 8-05-п/214 номерлы боерыгы белән расланган коммерцияле булмаган оешмаларга 2018 елгы Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының йомгаклау этабын үткәрүгә бәйле чыгымнарны каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу өчен гаризалар бирү сроклары билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International