Казан лицейчылары республиканы Санкт-Петербургта узачак Бөтенроссия IT-олимпиадасында тәкъдим итәчәк

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Узган ял көннәрендә Иннополис Университетында программалаштыру буенча мәктәп укучыларының республика команда олимпиадасы узды. IT-ярышларда КФУның IT-лицее командалары катнашты.

Барлыгы Иннополис университеты мәйданында Татарстанның 255 мәктәп укучысыннан торган 85 команда җыелды. Олимпиада шартлары буенча рейтинг зачетында беренче алты команда бөтенроссия этабына уза.

Сынау нәтиҗәләре буенча КФУның IT-лицееннан Егор Еров, Тимур Хәсәнов һәм Таһир Хәмитов командасы өченче урынны алды һәм агымдагы елның декабрендә Санкт-Петербургта узачак программалаштыру буенча мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия команда олимпиадасында Татарстан данын яклаячак. Моннан тыш, конкурс биремнәрен уңышлы үтәү нәтиҗәләре буенча КФУ IT-лицееның 11 нче сыйныф укучысы Алексей Максимов шулай ук республика өчен чыгыш ясаячак.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International