Россия Федерациясе Халык бердәмлеге көнен һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә 2018 елның 3-6 ноябрендә Россия Почтасы бүлекләренең эш графигы үзгәрәчәк.
Татарстанда почта бүлекләренең ноябрь бәйрәмнәрендә эшләү режимы:
3 нче ноябрь көнне барлык сыйныф почта бүлекләре билгеләнгән график буенча эш көнен бер сәгатькә кыскартып эшләячәк.
4 нче ноябрь - бәйрәм көне, шуңа бәйле рәвештә почта җибәрүләре, вакытлы матбугат басмаларын китерү һәм почта тартмаларыннан язма корреспонденция чыгару булмаячак.
5 нче ноябрьдә барлык почта бүлекләре якшәмбе графигы буенча, бер сәгатькә кыскарак эшләячәк.
6 нчы ноябрь көнне почта элемтәсе бүлекчәсе 1, 2 һәм 3 сыйныф төшке ашсыз 9 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр эшли.
Кайбер авыл почта бүлекчәләре өчен пенсияләрне һәм пособиеләрне, почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугатны өзлексез һәм вакытында китереп җиткерү өчен башка эш режимы билгеләнергә мөмкин.
Ял һәм бәйрәм көне өчен пенсия һәм пособиеләрне китерү, аларны конкрет төбәктә китерүне оештыру үзенчәлекләрен исәпкә алып, РФ Пенсия фондының төбәк бүлекләре белән килешү буенча гамәлгә ашырылачак.