ТР Дәүләт хезмәтләре Порталында никах теркәү өчен гаризалар бирү сервисы яңадан эшли башлады

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт хезмәтләре Порталында никах теркәү өчен электрон гариза бирү сервисы эшли башлады. Татарстанда иң популяр электрон хезмәтләрнең берсе кулланучылар өчен янә ачылды.

Хезмәт үз эченә гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә электрон гариза бирү, теркәү датасын һәм урынын сайлау, дәүләт пошлинасы түләүне ала. Яшь парларга билгеләнгән көнне никах тантанасының үзенә килергә кала.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт хезмәтләре порталында ЗАГСка кабул итүгә алдан язылырга һәм әлеге ведомствоның барлык хезмәтләре буенча дәүләт пошлиналары түләргә мөмкин.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International