Бүген «Иннополис» махсус икътисадый зонасында «Сәнәгать автоматизациясе: функциональ һәм цифрлы иминлек өлкәсендә Шнейдер Электрик чишелешләре, интеграцияләнгән чишелешләр һәм цифрлы игезәкләр» семинары узды. Семинарда Татарстан Республикасы предприятиеләренең – «Татнефть», «Түбән Кама нефть химиясе», «Казаноргсинтез», «Таттелеком», «Татэнрего», «Алабуга» махсус икътисади зонасының 50дән артык сәнәгать һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы белгече катнашты.
Иртәгә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне узачак. Кабул итү Казан шәһәре, Кремль урамы, 8 нче йорт адресы буенча узачак. 12:00дән 20:00 сәгатькә кадәр.
Иртәгә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә DigitalSkills 2018 Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча икенче тармак чемпионатын ачу тантанасы узачак.
13 нче декабрь көнне 11.00 дә Казанда, Кремль ур., 8 адресы буенча урнашкан почта бүлекчәсендә "Игелек агачы" хәйрия акциясе узачак. Бу көнне теләге булган һәр кеше Россия почтасы каталогыннан басмаларга имза сала яки социаль учреждениеләр китапханәләренең яңа басмаларына языла ала.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Федерация Советының Икътисадый сәясәт комитеты утырышында Дмитрий Мезенцев рәислегендә һәм Мәскәүдә Татарстан делегациясе катнашында Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар темасына чыгыш ясады. Министр чыгышының төп темасы МИЗ «Иннополис» резидентлары өчен иминият взносларының ташламалы ставкасын кертү турында тәкъдим булды.
GIS Tech Russia геомәгълүмат технологияләре турында Конференция Иннополис Университетында 14-15 нче декабрьдә узачак. Фикер алышуларның темалары «геоданнар нигезендә шәһәр сервислары», «геоданнар белән эшләү инфраструктурасы», «пилотсыз очу аппаратларын куллану өлкәсе», «тармак мәсьәләләрен хәл итү өчен геомәгълүмат технологияләре» һәм «Геоаналитика» блокларына бүленде.
Республиканың эре сәүдә үзәкләрендә һәм кешеләр күпләп җыела торган башка урыннарда урнаштырылган «Электрон Татарстан» инфоматларында бизнес вәкилләре өчен дәүләт пошлинасы комиссиясеннән башка - юридик затны теркәү, юридик затның гамәлгә кую документларына кертелә торган үзгәрешләрне теркәү яки оешманың юкка чыгаруы өчен яңа сервис гамәлгә ашырылды.
Бүген «саннар дәресе» Бөтенроссия акциясе кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Иннополис лицееның 7 нче сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде, аның кысаларында үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Әйтик, мәгълүмати җинаятьләр өлкәсенә нинди гамәлләр керә, киләчәктә кешеләрне Нано-робот ярдәмендә дәвалап буламы, алар ясалма интеллект барлыкка килгәч һәм башкалар эшләячәкме?
Бүген төбәкара компетенцияләр үзәгендә - Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында Россия төбәкләренең цифрлы телевидениегә аналоглы күчүгә әзерлегенә багышланган киңәйтелгән утырыш узды. Анда Федерация Советының икътисади сәясәт комитеты рәисе Дмитрий Мезенцев, Федерация Советының Мәгълүмати сәясәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек буенча вакытлы комиссиясе рәисе Алексей Пушков, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
2018 елның 12-16 нчы декабрендә Казанда DigitalSkills-2018 Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча II тармак чемпионаты узачак. Чемпионатны үткәрүнең төп мәйданчыгы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге булачак.