Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре керемнәр турында махсус сервис аша мәгълүмат бирә алалар

2019 елның 5 марты, сишәмбе

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы исегезгә төшерә: Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре ел саен керемнәре һәм чыгымнары турында уңайлы электрон сервис аша (dohod.tatar.ru) декларация бирә ала.

Форманы тутыру барышында декларацияләр тапшырганда хаталарны киметү өчен, кулланучы коррупциягә каршы законнар таләпләрен исәпкә алып, сервистан «киңәшләр» ала, шулай ук РФ һәм ТР дәүләт хакимияте органнары әзерләгән төрле методик тәкъдимнәргә ия була. Шулай итеп, сервис дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре һәм чыгымнары турында тулы һәм дөрес мәгълүмат тутыруда ярдәм итә.

Керемнәр һәм чыгымнар турындагы мәгълүматларны 30 нчы апрельгә кадәр тапшырырга кирәк.

Билгеләп үтик, шулай ук, 1 нче апрельгә кадәр дәүләт граждан яисә муниципаль хезмәткәрне билгеләргә мөмкинлек бирә торган мәгълүмат урнаштырылган сайтлар адреслары турында мәгълүмат бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International