Роман Шәйхетдинов «Бердәм Россия» ИТ-форумында катнашучыларны сәламләде

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Бүген Казан шәһәренең ИТ-паркында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Бөтенроссия ИТ-форумы старт алды. Форумда инде гамәлгә ашырыла торган партиянең ИТ-проектларын тәкъдир итү һәм яңа мәгълүмати технологияләр турында сөйләү планлаштырыла.

Форум эшендә «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре урынбасары, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Баталина, Татарстан бердәмроссиялеләре секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең Үзәк Башкарма комитеты, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы вәкилләре һ.б. катнаша.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сәламләде. «Бүген Татарстан цифрлаштыру процессларына бик актив кертелде, - дип билгеләп үтте министр. - Бу эш ике меңенче еллар башында ук башланды, Татарстанның электрон документлар әйләнеше системасы барлыкка килде, ә элемтә каналлары республиканың һәр торак пунктына барып җитте. Бүген дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталында ике миллионнан артык татарстанлы теркәлгән. Бу бик зур цифрлы хәзинә, ул яңа проектларны җиңел, тиз һәм арзан гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә».

Роман Шәйхетдинов шулай ук Татарстанда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү максатында электрон демократия механизмнары актив үсеш ала, дип сөйләде. Бу республика халкы регион өчен мөһим карарлар кабул итүгә йогынты ясый ала торган проектлар, шулай ук хакимият эшен бәяли ала. Иң ачык мисалларның берсе - «Халык контроле» системасы, аның ярдәмендә татарстанлылар территорияне төзекләндерү, юлларны карап тоту, идарәче компанияләр эше мәсьәләләре буенча төрле җитешсезлекләр турында хәбәр итә ала. Тагын бер сервис - ТР Дәүләт хезмәтләре порталында» халык арасында сораштыру  - тиз һәм өстәмә чыгымнарсыз халыктан бизнес өчен административ киртәләрне тикшерүдән башлап, паркларны һәм скверларны төзекләндерүгә кадәр иң мөһим мәсьәләләр буенча беренчел мәгълүмат җыярга мөмкинлек бирә.

Иртәгә Иннополиста узачак форумның икенче көнендә Роман Шәйхетдинов Татарстанның төп үсеш факторы буларак ИТ-индустриядә лидер булу турында доклад белән чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International