Яр Чаллыда мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия картография конкурсы узды

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

"Кванториум" балалар технопаркында 4-5 нче март көннәрендә геомәгълүмат буенча «Карта фестивале» бөтенроссия конкурсы узды. Анда Россиянең 18 регионыннан 8-17 яшьлек 100 дән артык укучы катнашты, алар эксперт жюри хөкеменә үзләренең иҗади проектларын тәкъдим итте.​

Конкурста катнашучыларга координатаның грамоталы системасын төзергә, шулай ук шартлы билгеләнүләрне һәм картада элементлар дөрес итеп урнаштырырга кирәк иде. Эшләр биш номинациядә бәяләнде: «Балалар технопаркының иң яхшы картасы», «Регионның иң яхшы картасы», «Картографик дизайн», «Иң яхшы тикшеренү эше», «Стандарт булмаган карар».

Конкурс нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы командасы «Регионның иң яхшы картасы» һәм «Картографик дизайн» номинацияләрендә беренче урыннарны алды. "Стандарт булмаган карар" номинациясендә җиңүче - Бөек Новгород шәһәре командасы, «Иң яхшы тикшеренү эше» номинациясендә - Воронеж укучылары, «Балалар технопаркының иң яхшы картасы» номинациясендә Белгород укучылары. "Карта фестивале" Бөтенроссия конкурсының Гран-прие Воронеж командасына эләкте.

Фото: Яр Чаллыда "Кванториум" матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International