ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

«Данафлекс-Нано» компаниясе һәм Иннополис Университеты сыгылмалы төргәкләр җитештерү өчен ясалма интеллект технологияләре нигезендә предиктив аналитиканың цифрлы платформасын сафка кертү проектын гамәлгә ашыруны тәмамлады. Сервис коммерция хезмәтенең компания партнерлары белән аралашуын заказларны гамәлгә ашыруны планлаштыру төгәллеген 10 процентка арттыру хисабына гадиләштерә.


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

10 февральдә «Россия чаңгы юлы-2024» бөтенроссия массакүләм узышы узды. Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгына караган оешма командасы Лаеш районы оешмалары арасында беренче урынны яулады.

10 февральдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «РобоСабантуй-2024» Идел буе балалар робототехника фестивале узды. Фестивальдә катнашучыларны РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән берлектә сәламләде.


7
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

МТС, цифрлы экосистема, югары уку йортлары студентлары һәм MTS АІ башлангыч эшләүчеләре өчен бушлай ясалма интеллект курсы башлануы турында хәбәр итә. Беренче дәрес 13 февральдә узачак, курс 3,5 айга исәпләнгән һәм 10 онлайн-лекция һәм семинарны үз эченә ала.


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Конкуренцияне яклау комитеты әгъзасы Метшин Айдар Рәис улы җитәкчелегендәге 15 нче номерлы эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада эшче төркем эшчәнлеге кысаларында, шул исәптән "РФ цифрлы икътисад" илкүләм проекты максатларында, 2024 елга эш планнары турында фикер алыштылар.

Мегафон Татарстанда М‑12 трассасындагы база станцияләрен сафка кертте. Лаеш һәм Югары Ослан районнарында LTE стандарты буенча телеком-объектлар эшли башлады. Республика территориясендә автомобиль юлы буйлап барлыгы операторныж 20дән артык станциясен төзү планлаштырыла.


5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

30 гыйнварда Мәскәүдә «Мәгарифтә яңа мәгълүмати технологияләр» XXIV халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында 09.00.00 Информатика һәм исәпләү техникасы буенча СПО ФУМОның киңәйтелгән утырышы узды.


1
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

МТС, цифрлы экосистема, Татарстанның Алабуга һәм Мамадыш районнарының кечкенә торак пунктлары территориясендә югары тизлекле мобиль интернет эшләтеп җибәрде. Оператор биредә яңа LTE җиһазлары урнаштырды һәм булган челтәрне модернизацияләде, бу авыл халкы өчен мобиль интернетның тизлеген 30 процентка арттырырга мөмкинлек бирде.

6 февральдә Казанда «Мәктәп 21» кампусы туган көнен билгеләп үтә. Катнашучылар һәм кунаклар өчен бүләк итеп Сбер мәктәбе һәм Технохабы экспертлары файдалы лекцияләр әзерләделәр.


31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт идарәсен ццифрлы нигездә үстерү министрлыгының әйдәп баручы белгече Фәридә Шәймуллиннаны лаеклы ялга озаттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International