Сезне Татарстан Республикасы цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры белән икенче ачык очрашуга чакырабыз.
Ачык әңгәмә форматында Айрат Ринат улы Хәйруллин белән узган очрашуга йомгак ясаячакбыз һәм ИТ-индустриянең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачакбыз: дәүләт ярдәме, Татарстанның алга киткән ИТ-проектларының яңа программасы, ясалма фәһем, фәннең индустрия белән элемтәсе һәм башкалар.
Сез шулай ук үз сорауларыгызны турыдан-туры бирә алырсыз.
Катнашучылар өчен сылтама буенча теркәлү кирәк - https://t.me/micrt/2345.
Үткәрү вакыты: 25 март, 16:00-20:00 сәгатьтә
Адресы: Спартаковская, 2А, Б.Рәмиев ис. ИТ-парк, конференц-зал