Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган квиз-турнирга теркәлү ачылды

2025 елның 14 марты, җомга

Турнирда катнашу - белемеңне тикшерү, мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат эзләү күнекмәләрен үстерү һәм Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклауга үз өлешеңне кертү өчен менә дигән мөмкинлек.

Катнашырга чакырабыз:

  •  23 яшькә кадәрге көллият һәм югары уку йортлары студентлары;
  •  7-11 сыйныф укучылары;
  •  кадет корпуслары һәм кадет класслары тәрбияләнүчеләре;
  •  суворовчылар;
  •  Юнармия вәкилләре;
  •  РФнең башка яшьләр берләшмәләре.

Квиз-турнир 2025 елның 19 апрелендә узачак, катнашу бушлай!

Теркәлергә сылтама буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International