29 ноябрьдән төбәк телеканалларының программаларына беренче мультиплекс кысаларында көнгә бишәр сәгать цифрлы эфир тапшырулары биреләчәк. Региональ вакытлар ОТР телеканалында иртән 6.00 дән 9.00 гә кадәр һәм кич белән 17.00 дән 19.00 гә кадәр трансляцияләнәчәк.
7-8 декабрьдә югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында бизнес-инкубаторга 39 проект сайлап алу узачак. Гаризалар 1 декабрьгә кадәр түюәндәге сайтта кабул ителә http://kazanstartup.ru/.
13 ноябрьдә Айрат Хәйруллин «Цифрлы министрлык» проектын тормышка ашыру буенча фикер алышу өчен Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов белән очрашты.
Бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында төбәкара компетенцияләр үзәгендә «Яшь профессионаллар» - WorldSkills Russia 2019-2020 төбәк чемпионатын ачу тантанасы узды. Чемпионатта катнашучыларны дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәнең цифрлы үсеше ведомство исеменнән министр урынбасары Булат Исмәгыйлев котлады.
Бүген Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы цифрлы икътисад компетенцияләрен үстерү өчен дәүләттән цифрлы сертификатлар бирү буенча пилот төбәкләр арасына керде.
ТР Финанслар министрлыгында – яңа билгеләнеш. 2019 елның 7 ноябреннән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры урынбасары вазыйфасын Гисмятов Радик Расыйх улы алды. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында «Digital Start» цифрлы эшкуарлык компетенцияләрен үстерү төбәк программасы кысаларында онлайн-курсның яңа дулкыны старт алды. Проект ИТ-парк ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгы, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы һәм венчур акселераторы белән берлектә тормышка ашырыла.
Ел саен үткәрелә торган «Тере тел – тере милләт» республика конкурсы ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгы һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә.
30 октябрьдә Казанда Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин һәм РТРС генераль директорының беренче урынбасары Виктор Пинчук РТРС филиаллары җитәкчеләре белән телетапшыруларны цифрлы форматка аналоглы күчерү барышы турында фикер алыштылар.