Элемтә тармагы предприятиеләре һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар белән 2020 елның беренче киңәшмәсе нәтиҗәләре

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Чираттагы атналык киңәшмә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында узды.

Министр Айрат Хәйруллинга Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы эше, элемтә сыйфаты һәм гражданнарның 30 декабрьдән 12 гыйнварга кадәр мөрәҗәгатьләре турында хәбәр иттеләр. Барлыгы 6 мөрәҗәгать теркәлгән,аларның төп саны - мобиль элемтә хезмәтләренең сыйфаты (4 мөрәҗәгать). Сораулар Буа районында, Яр Чаллы һәм Казанда мобиль интернетның сыйфаты белән бәйле иде.

Доклад белән Татарстан Республикасы буенча махсус элемтә идарәсе Федераль дәүләт унитар предприятиесенең ГЦС идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Крысанов Александр Анатольевич чыгыш ясады.

Министр ведомство карамагындагы оешмаларга (Мәгълүмати технологияләр үзәге, ТР КФҮ, Цифрлы трансформация үзәге, IT-парк) якын арада 2020 елга эш планын әзерләргә һәм боерыкларны Министрлык сайтында бастырып чыгарырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International