ТР Цифрлы үсеш министрлыгы шәхси эшмәкәрләрне һәм юридик затларны теркәү вакытын 5 эш көненә кадәр тизләтә торган сервисны эшләтеп җибәрде

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

2020 елның гыйнварыннан Татарстанда 14 эш көне урынына 5 эш көне эчендә шәхси эшмәкәр һәм юридик затларны теркәргә мөмкин. Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы юридик затларны, физик затларны шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары буларак теркәү турында Карар кабул итү вакытын кыскарткан электрон сервис эшләп чыгарды һәм гамәлгә кертте.

КФҮ офислары һәм Федераль салым хезмәте арасында электрон хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, Татарстан буенча вакыт 14 тән 5 көнгә кадәр кимеде. Электрон карар ярдәмендә акчаларны якынча экономияләү ай саен 900 мең сум яки елына 10,8 млн сум тәшкил итәчәк.

Юридик шәхесне теркәү бүген КФҮ офисларында Федераль салым хезмәтенең иң популяр хезмәтләренең берсе булып тора. 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 54 меңнән артык мөрәҗәгать алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International