«Интернетка рәхмәт - 2019» компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышлары Бөтенроссия интерактив конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы "Иң актив төбәк" номинациясендә дүртенче тапкыр җиңүче булды.
Татарстан Республикасы пенсионерларыннан 742 эш килде, бу - конкурска килгән барлык эшләрнең 16,6% ы. Моннан тыш, конкурс комиссиясе тарафыннан Казаннан Терехова Сусанна Ивановна конкурста иң өлкән катнашучы буларак билгеләп үтелде – аңа 95 яшь. «Әлеге күрсәткечләр өлкән буын гражданнарының цифрлы грамоталылыгын арттыру, актив озын гомерлелек һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең мәшгульлеген стимуллаштыру буенча республикада башкарма хакимиятнең нәтиҗәле эше турында сөйли», - дип билгеләп үтте конкурсны оештыручылар.
Конкурска барлыгы 4,5 меңнән артык гариза килде. Россия Федерациясенең 10 актив субъекты ТОП-10ына Татарстан Республикасы (16,6%), Воронеж өлкәсе (7,7%), Мәскәү өлкәсе (6,6%), Сахалин өлкәсе (5,7%), Ульяновск өлкәсе (4,6%), Оренбург өлкәсе (4,2%), Саратов өлкәсе (4,00%), Төмән өлкәсе (3,5%), Красноярск крае(2,9%), Кемерово өлкәсе(2,8%) керде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча катнашучыларның социаль статусы статистикасы җыелган һәм өлкән яшьтәге гражданнарны компьютер белеменә өйрәтүне популярлаштыру темасына Россия төбәкләре рейтингы төзелгән.
Татарстан Республикасы буенча статистика мәгълүматлары:
Катнашучыларның белеме:
Күнекмәләрне ничек бәялиләр:
Копьютер грамотолыгы курсын тәмамлаганнар - 67,9%
Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия конкурсы 2019 елның 17 апреленнән 14 октябренә кадәр узды. Конкурсны оештыручылар: Ростелеком Пенсия фонды, Россия Пенсия фонды, өлкән яшьтәге гражданнарның компьютер һәм интернет грамоталылыгын үстерү буенча милли мәнфәгатьләрне гамәлгә ашыруның Координацион үзәге ярдәмендә. Конкурста катнашырга компьютер һәм Интернет челтәрендә мөстәкыйль рәвештә һәм махсус курсларны тәмамлаган өлкән яшьтәге (50+) пенсионерлар һәм гражданнар чакырылган иде.