Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус йогышы таралуга юл куймас өчен 1 апрельдә башланган санлы үткәргечләр сервисы 12 майдан туктатыла.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан «Татарстан почтасы» ФПС «Георгий тасмасы» Бөтенроссия иҗтимагый акциясенә кушылды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы хезмәткәрләре 58 ветеранны бәйрәм белән котладылар. Алар арасында блокадачылар, тыл хезмәтчәннәре, тармак ветераннары да бар.
Белем бирү программасында барлык теләүчеләр катнаша ала. Бушлай катнашу гамәлдәге федераль һәм төбәк журналистлары, федераль массакүләм мәгълүмат чараларында журналист позициясенә дәгъва кылучылар, шулай ук әһәмиятле һәм коммерцияле булмаган оешмаларның төп затлары өчен мөмкин.
Уку өчен гаризаны Цифражурналистика.рф проекты сайтында җибәрергә мөмкин.
Волгоград өлкәсе, Татарстан һәм Башкортостан Республикаларының пилот хуҗалыклары 2019 елда программа комплексын сынап карадылар һәм бәрәңге һәм ашлык уңышы 40% ка кадәр артуны теркәделәр. 2020 елда сервисны Марий Эл Республикасы һәм агропредприятиеләре куллана башлады.
Россия Почтасы Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Россия Федерациясе Президенты исеменнән шәхси котлау сүзләре белән 2,3 млн хат-өчпочмак тапшырачак. Бу хатларны алар ел ахырына кадәр илнең теләсә кайсы ноктасына бушлай җибәрә ала, чөнки аларга почта билгесе төшерелгән инде.
ИТ-парк командасы Бөек Җиңүгә хәрби элемтәчеләрнең керткән өлешләренә багышланган «Вакыт бәйләнеше» исемле виртуаль фотокүргәзмә оештырды.
Республика халкының күп санлы үтенечләре белән бәйле рәвештә, зиратка бару максаты буенча көненә СМС хәбәрләр җибәрү саны артты.
Бүген ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Элемтә тармагы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре - Радио һәм элемтә көне белән шәхсән тәбрикли.
Россия Инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) директоры Иван Федотов, Россиянең иң «алга киткән» төбәге булып, Татарстан үз-үзеңне изоляцияләүне контрольдә тотуның иң технологик системасын кертә алды, дип белдерде.