Халык электрон култамганы 2021 елдан башлап ала алачак

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Таныклаучы үзәкләргә сертификатлар булдыру һәм гариза бирүченең шәхси катнашыннан башка көчәйтелгән квалификациясез электрон имза ачкычлары бирү хокукы бирелде. Норма 2021 елның 1 апреленнән үз көченә керә.

Электрон култамга - ул безгә гадәти кәгазь документ әйләнешен электрон рәвешкә күчерергә мөмкинлек бирә торган цифрлы имза. Бу интернет аша барлык төр хисапларны тапшыру, теләсә нинди документларны имзалау, дәүләт хезмәтләре Порталы белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирә.

Киләсе елның 1 апреленнән халыкка квалификациясез ЭП алу өчен шәхсән катнашырга туры килмәячәк. Барысын да дистанцион рәвештә эшләргә мөмкин булган очракта:

  • гади ЭП куллану;
  • ЕСИА белән УЦ хезмәттәшлеген оештыру;
  • Мәгълүматны яклауның сертификацияләнгән чараларын куллану.

ЭПны 14 яшьтән рәсмиләштерергә була. Моның өчен таныклаучы үзәккә документлар пакеты: паспорт, ИНН, СНИЛС белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сертификат әзерләүнең бөтен процедурасы бер эш көнен алып тора.

Татарстан Республикасы территориясендә электрон култамганы ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге һәм "Такснет" таныклаучы үзәгендә алырга мөмкин . Барлык үзәкләрнең дә РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы аккредитациясе бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International