ТР Цифрлаштыру министрлыгы командасы донор марафонында катнашты

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

ТР Цифрлы үсеш министрлыгы һәм цифрлы трансформация үзәге хезмәткәрләре «Донорлар атнасы #Оставайсядонором» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

Ел саен 14 июньдә Бөтендөнья кан доноры көне билгеләп үтелә. Әлеге дата алдыннан Россиядә атналык марафон уза, аның кысаларында теләгән һәркем игелекле эш башкара һәм кан бирә ала.

ТР Цифрлаштыру министрлыгы командасы бу акциядән читтә калмады. ТР Цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гисмятов марафонда катнашты. Аңа ЦЦТ хезмәткәрләре дә кушылды.

Коронавирус ситуациясенә бәйле рәвештә, быел процедура, санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, аерым тәртип буенча үткәрелә. Кан бирер алдыннан донорларга тән температурасын үлчиләр, социаль дистанция тәэмин ителә, дезинфекция үткәрелә.

Акциядә барлык теләүчеләр катнаша ала. Кан тапшыру процедурасы буенча тәкъдимнәр белән ТР Республика кан үзәге сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International