ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында цифрлы белем бирү мохитенең гомуми концепциясен эшләү буенча стратегик сессия узды. Фикер алышуда Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин катнашты.

Халык күп функцияле үзәкләрнең Казан бүлекчәләрендә ТР буенча Федераль суд приставлары хезмәтенең (ФСПХ) дүрт яңа хезмәте буенча гариза бирә ала.

Җиңүчеләр «Информатика һәм исәпләү техникасы» бакалавриаты программасы буенча Россия ИТ-вузында 36 мең сумга кадәр стипендия һәм дүрт магистратура программасы буенча: «Эшләнмәләр белән идарә итү», «Компьютер куркынычсызлыгы һәм челтәр», «Мәгълүматларны анализлау һәм ясалма интеллект» һәм «Робототехника һәм компьютер күрү» буенча грант алачак.


3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сбербанк» ГАҖ рәисе Герман Греф белән очрашты. Очрашу барышында Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин анда катнашучыларга «Минем субсидияләр» суперсервисын тәкъдир итте.

Татарстанлылар киләсе елга республика министрлыкларының өстенлекле максатларын һәм бурычларын билгели алалар. Тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык сораштырулары» бүлегендә уза.

Россия Цифрлы үсеш министрлыгы Интернет һәм кәрәзле элемтә үткәреләчәк торак пунктлар исемлеген раслады. Аңа республиканың барлык 43 районыннан 755 авыл кергән.


2
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

30 октябрьдә шәхси санлы сертификатлар программасында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланды. Сайлап алу кампаниясе нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы катнашучы төбәкләр арасында абсолют лидер булды.

Россиянең барлык дәүләт югары уку йортлары «Вузга онлайн керү» суперсервисына тоташа алачак, ә абитуриентлар үзләре сайлаган югары белем бирү уку йортларына документларны читтән торып тапшыра алачак. Инде 2021 елда ук документларны ерактан торып бирү өчен мөмкин булган югары уку йортлары 135тән дә ким булмаячак.

Халык бердәмлеге көнен - 4 ноябрь һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен - 6 ноябрь бәйрәм итү уңаеннан КФҮ һәм Россия Почтасы бүлекләренең эш графигы үзгәрде.


30
октябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасында «Халык контроле» системасы базасында оештырылган Төбәк белән идарә итү үзәге эшли башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International