Татарстан укучылары IT-cube да бушлай белем ала ала

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

«IT-cube» балалар иҗат үзәгендә КФҮ-КТИТС базасында бушлай ИТ-курсларга гаризалар кабул итү дәвам итә. 6 яшьтән алып 6 яшькә кадәр укучылар кирәкле җиде юнәлеш буенча укырга языла алалар.

Уку өчен анкетаны сылтама буенча тутырырга мөмкин. Теркәлү өчен баланың һәм ата-ананың шәхси мәгълүматларын күрсәтергә, контакт мәгълүматларын калдырырга, шулай ук теләгән юнәлешне сайларга кирәк булачак.

Укыту түбәндәге ИТ-юнәлешләр буенча алып барыла:

  • «Python» программалаштыру теле, 14 яшьтән (алгоритмизация белән танышу һәм Python программалаштыру);
  • "Java" программалаштыру теле, 12 яшьтән (Java синтаксисын күрсәтү);
  • Системалы идарә итү, 12 яшьтән;
  • Кибергигиена, 13 яшьтән (Интернетта куркынычсызлык нигезләре курсы - социаль челтәрләрдәге төркемнәрне анализлау, персональ мәгълүматларны яклау, мәгълүмат эзләү):
  • Мобиль робототехника, 6 яшьтән (Lego программа белән тәэмин итү ярдәмендә роботлар төзү нигезләрен өйрәнү);
  • Мобиль эшләнмә, 14 яшьтән башлап (Android операцион системасында мобиль платформалар өчен кушымталар рәвешендә проектлар эшләү);
  • VR/AR кушымталарын эшләү, 12 яшьтән .

Программа турында тулырак мәгълүматны 8 (843) 203-555 яки 8 (906) 329-08-82 телефон номеры аша белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International