ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Узган ел ахырында цифрлы ведомство экспертлары югары технологияләр өлкәсендәге  «ИТ-парк» технопаркы һәм Strategy Partners компаниясе белгечләре белән бергә республика компанияләренең цифрлы трансформациягә әзерлеге индексын тикшерде.

Хәзер кайбер ведомстволарның рөхсәт документларын электрон рәвештә РФ Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында рәсмиләштерергә мөмкин. Бу рөхсәт алу вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Республикада укучыларның цифрлы ярдәмчесе – «Мин – мәктәп укучысы» сервисының яңартылган версиясен тестлау башланды. Кушымтаның яңа функционалы белән беренче булып республиканың төрле районнарыннан 500 бала танышты.

Россия Почтасы һәм «Сколково» фондының икенче корпоратив Акселерация программасында катнашу өчен стартаплар сайлап алу башланды. Унбиш яшь инновацион компания финанслау ала, иң яхшы экспертлар белән эшли, пилот проектын башлап җибәрә һәм бизнесны илнең эре логистика компаниясе белән бергә масштаблый ала.

Россия фәне көнендә РТРС – РТПЦ филиалы белгечләре физика законнарын белү сыйфатлы ТВ-кабул итү урнаштыруда ничек ярдәм итә алуы турында дип сөйләделәр


6
февраль, 2021 ел
шимбә

Бер ел элек Сбербанк Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Казанда үзенең «21 нче мәктәп» түләүсез программалаштыру мәктәбенең беренче филиалын ачты. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сбербанк президенты, идарә рәисе Герман Греф катнашты.


5
февраль, 2021 ел
җомга

2021 елның 1 гыйнварыннан «кІТык» ярдәм программасы кысаларында Татарстанның ИТ-компанияләре өчен салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча түбәнәйтелгән ставкалар кертелде: «Керем» маддәсе буенча 1% һәм «Керем минус чыгым» маддәсе буенча 5%.

КФҮ коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда 2020 елга эш йомгаклары ясалды. Чарада Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин һәм федераль хакимият органнарының территориаль бүлекләре вәкилләре катнашты.

Республиканың 2 361 кешесе «Кайгырту» социаль ярдәм чараларын күрсәтү буенча яңа цифрлы платформаны сынап карарга өлгергән инде. Өч көн эчендә кушымтаны йөкләп алу саны 27 тапкыр артты (башлангыч 87 йөкләнештән).

2020 елда Wink тиз үсешкә чыкты, мөмкинлекләрне һәм аудиторияне  киңәйтте — «Ростелеком» видеосервис үсешенә йомгак ясады. Актив аудитория «Ростелеком» интерактив телевидениесенә язылучыларның Wink платформасына (абонентларның инде 70% тан артыгы миграцияләгән) яңа кушылмалар һәм массакүләм күчүе аркасында дүрт тапкыр артты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International