Республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин мәгълүмати куркынычсызлык, яклау чараларын кертү һәм дәүләт мәгълүмат системаларын аттестацияләү процедураларына багышланган берничә эшлекле киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәләрдә шулай ук Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмати куркынычсызлыкны координацияләү бүлеге башлыгы Алексей Бычков, ТР цифрлы трансформация үзәге җитәкчесе Динар Сәмигуллин, ЦЦТ җитәкчесе урынбасары Азат Могинов, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге директоры Денис Улесов, ЦИТ мәгълүмати куркынычсызлык департаменты җитәкчесе Шамил Биккинин, InnoSTage генераль директоры урынбасары Виктор Вячеславов һ.б. катнашты.
Цифрлы ведомство башлыгы республикада барлыгы 55 мәгълүмат системасы уңышлы эшли, шуларның 20се - дәүләтнеке, дип искәртте. Хәзерге вакытта 6 ГИС аттестацияләнгән, ә калган системалар буенча эшләр дәвам итә. 14 ГИСны аттестацияләү тиздән тәмамланачак дип көтелә.
Моннан тыш, киңәшмә кысаларында агымдагы елда республикада мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча чаралар үткәрү мәсьәләләре дә күтәрелде. Аерым алганда, очрашуда катнашучылар Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары белгечләрен киберкуркынычсызлык нигезләренә өйрәтүнең мөһимлегенә аерым тукталдылар. Әйтик, узган айда «мәгълүмати куркынычсызлык»программасы буенча башкарма хакимият органнарының 10 хезмәткәрен яңадан әзерләү башланды.
Киңәшмә ахырында коллегалар Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге базасында киберуркынычларны булдырмау һәм мониторинглау буенча яңа үзәк булдыру мөмкинлеге һәм перспективалары турында фикер алыштылар.
InnoSTage компаниясе вәкилләре, үз чиратында, мәгълүмати системаларны яклауны камилләштерүгә юнәлдерелгән үз санлы карарлары турында сөйләделәр.