Узган ялларда «Цифрлы алга китеш 2021» – «Акыллы шәһәрләр. Сәнәгать. Ягулык" Бөтенроссия конкурсының икенче хакатоны тәмамланды. Өч көн дәвамында бөтен Россиядән ИТ-командалар 8 санлы Кейс чиштеләр, аларның икесендә безнең республикадан килгән балаларның эшләнмәләре иң яхшыларның берсе дип аталды.
Исегезгә төшерәбез, «Цифрлы алга китеш» конкурсы «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проектларының берсе булып тора. Конкурс кысаларында икътисадның конкрет тармакларына бәйле 8 тематик ярымфинал үткәрелә: мәгариф, сәнәгать, финанслар, транспорт, авыл хуҗалыгы һ. б.
21-23 май көннәрендә берничә мәйданчыкта "Акыллы шәһәрләр. Сәнәгать. Ягулык" хакатоны узды, аның гомуми приз фонды 4,5 млн сум тәшкил итте. Хакатонда барлыгы 165 ИТ-команда катнашты, ә теркәлгән катнашучылар саны 4,5 мең кешедән артып китте.
Өч көн дәвамында командалар Россия Энергетика министрлыгы, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия тимер юллары, «Шереметьево» халыкара аэропорты, Росатом һ.б. лардан 8 Кейс буенча цифрлы карарлар эшләделәр.
Хакатон нәтиҗәләре буенча Ямал-Ненец автономияле округы Хөкүмәтеннән «ЯНАО шеринг» кейсында Татарстанның IT Navigator командасы җиңүче булды. Команданың катнашучылары - Ольга Кузьмичева, Илнур Ганиев, Алексей Усков һәм Алексей Калясев – спорт инвентаре прокаты һәм регионда спорт мәйданчыкларын броньлау буенча «Делиспорт» онлайн-платформасын булдырдылар. Сервиска уңайлы навигация һәм фильтрлар системасы кертелгән, аның ярдәмендә кулланучылар үзләре өчен кирәкле спорт инвентаре тиз сайлап ала алалар. Моннан тыш, сервиста спорт мәйданчыгын броньларга, мәнфәгатьләр буенча берләшмә булдырырга, шулай ук үз спорт җиһазларын арендага бирергә мөмкин.
«SAFETY DOORS» кейсында Россия тимер юлыннан «4 кошечки и 1 киса» командасы – Никита Сурначев, Мария Ло Чичеро Ваина София, Макар Шевченко, Данил Давыдьян һәм Артем Баталов өченче булды. Команда платформадагы объектларны детекцияләү һәм классификацияләү, поезд ишекләренең торышын билгеләү һәм куркынычсыз карарлар кабул итү өчен «Күзәтүче» сервисын булдырды.
Моннан тыш, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан кейста бишенче урынны Татарстанның Predict LLC командасы алды, анда катнашучылар – Камил Исламов, Сергей Совков һәм Светлана Исламова – тәкъдим ителә торган ярдәм чараларын автоматлаштырылган исәпләү барышында кулланучының функционалын һәм UX-кушымталарын күрсәтүче Web-кушымталар прототибын булдырдылар.
"Цифрлы алга китеш"кә теркәлү ноябрь аенда https://leadersofdigital.ru/ сайтында соңгы хакатонга кадәр дәвам итәчәк. Ярышларда 3тән 5кә кадәр командалар катнаша ала. Конкурсның финалы декабрь аена планлаштырылган.
"Цифрлы алга китеш" операторы - электрон коммуникацияләр ассоциациясе (РАЭК). Конкурс өченче ел үткәрелә һәм аның популярлыгы елдан-ел арта бара. 2019 елда бәйге Россиянең 40 төбәгендә узса һәм анда 66 меңнән артык кеше катнашса, узган ел аңа илнең 85 регионыннан 94 меңнән артык ИТ-белгеч кушылган. Узган сезонда катнашучылар хакатоннарда 1 500 дән артык гамәли IT-карарлар эшләгән.