Узган ялларда «Цифрлы алга китеш 2021» – «Акыллы шәһәрләр. Сәнәгать. Ягулык" Бөтенроссия конкурсының икенче хакатоны тәмамланды. Өч көн дәвамында бөтен Россиядән ИТ-командалар 8 санлы Кейс чиштеләр, аларның икесендә безнең республикадан килгән балаларның эшләнмәләре иң яхшыларның берсе дип аталды.
«Голос» телетамашасы җиңүчесе Нурлат балалар йортында, Арча интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә һәм Татарстан Республикасы Ветераннар иҗтимагый оешмасы әгъзаларына вакытлы матбугатка язылу бүләк итте.
Инновацияләргә ярдәм итү фондында «Старт-1» программасы буенча ИТ–проектларны конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре ясалды. Цифрлы үсешкә грант ярдәме 160 стартап алды, алар арасында Татарстаннан дүрт проект бар.
Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин GeekBrains белем бирү порталының генераль директоры Александр Волчек белән эшлекле очрашу үткәрде.
РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан файдаланучылар Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) өземтә алырга мөмкин. Яңа электрон сервис Россия Цифрлаштыру министрлыгы Росреестр белән берлектә эшли башлады.
Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы мәйданчыгында республика предприятиеләре (Татнефть, ТАНЕКО, ТАИФ, КАМАЗ һ.б.) һәм «Сколково» инновацион үзәге - ВГТ компаниясе вәкилләре белән очрашу узды. Чарада Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин катнашты.
Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы мәйданчыгында республика сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында киңәшмә узды, анда Россия ИТ-компаниясе BIMeister төзелеш өлкәсендәге үзенең санлы карарлары турында сөйләде. Очрашуны Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда гамәлгә ашырылырга планлаштырылган цифрлаштыру буенча өстенлекле проектларны карау буенча комиссия утырышын уздырды. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды.
«Цифрлы диктант» ИТ-технологияләр өлкәсендә белемнәрне тикшерү буенча Бөтенроссия Белем бирү акциясен оештыручылар 2021 елга нәтиҗәләр ясадылар. Татарстан Республикасы цифрлы грамоталылыкның иң югары дәрәҗәсен күрсәткән төбәкләр арасында булды.
24-25 майда «Startup Village 2021» халыкара технологик конференциясе узачак, аның кысаларында Startup Bazaar ит-проектларының масштаблы күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәдә Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркы үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.