15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр www.gosuslugi.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында «Халык санын алуда катнашу» хезмәте күрсәтеләчәк. Порталда стандарт яки расланган хисап язмасы булган кешеләр электрон рәвештә языла ала. Порталдан файдаланучыларның барысы да үз кабинетларына халык санын алуны раслауның уникаль кодын алачаклар.
Бөтенроссия халык санын алу турында тулырак мәгълүмат Strana2020.ru сайтында урнаштырылган.