Телерадиотапшыруларның аз көчле объектларында профилактик эшләр узачак

2021 елның 1 октябре, җомга

«Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыруларының төбәк үзәге» филиалы октябрьдә кайбер аз көчле телерадиотапшырулар объектларында радиотелевизион җайланмаларны планлы рәвештә профилактикалауны үткәрү турында хәбәр итә.

Профилактик эшләр үткәрелгән көнне, 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, күрсәтелгән объектларда «ТНВ» ТРК АҖ һәм FM-радиостанцияләр цифрлы эфир телевидениесе программаларын трансляцияләү туктатылачак.

Профилактик эшләр башкаруның җентекле графигы Смотрифру.рф сайтында «Телерадиоканалларны вакытлыча өзеп кую» бүлегендә һәм телетамашачы кабинетында, шулай ук «Телегид» мобиль кушымтасында, «Вещание» өстәмә битендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International