Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Молдованың Invest Gagauzia-2021 форумында Гагаузиянең ИТ-автономиясен үстерү перспективаларына багышланган секциядә чыгыш ясады.
Татарстан ИТ-бизнесны үстерү өчен шартлар һәм инфраструктура булдыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуын дәвам итә.
Бүген Гагаузия икътисадының нигезе булып авыл хуҗалыгы тора. Төбәк икътисадны Аграр һәм югары технологияле тармакларга әверелдерергә тели.
Июнь аенда Гагаузия башлыгы Ирина Влах Татарстанга килде һәм Казан ИТ-паркы мәйданчыгында булды.