МТС, цифрлы экосистема, Яшел Үзән районында «Свияжск утрау-шәһәрчеге» тарихи комплексы территориясендә югары тизлекле мобиль интернет эшләтеп җибәрде. Оператор яңа LTE җиһазларын урнаштырды, шулай ук янәшә урнашкан торак пунктлардагы челтәрнең эшен оптимальләштерде, бу халык һәм туристлар өчен мобиль интернет тизлеген 30 процентка арттырырга мөмкинлек бирә.
Чарада катнашучыларга укырга кабул итү кагыйдәләре һәм шартлары, техникумда укуның белгечлекләре һәм үзенчәлекләре турында сөйлиләр, һөнәри осталык буенча Россия Федерациясе җыелма командасының тренировка полигонына, техникум һәм тулай торак буенча экскурсия үткәрәчәкләр.
2023 елның 11 декабрендә, Татарстан Республикасы территориясендә күрсәтелә торган элемтә хезмәтләренең сыйфатын бәяләү һәм проблемалы өлкәләрне ачыклау максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында Татарстан Республикасында элемтә хезмәтләреннән канәгатьлек турында халык арасында сораштыру башланды.
9 декабрьдә Беренчеләр хәрәкәтнең төбәк "Беренчеләр советы" рәисе өчен рәсми тавыш бирү көне узды, анда Татарстанның һәр укучысы катнаша алды һәм үзенең тавышын онлайн рәвештә бирә алды. Бу республикада балалар лидерын сайлауның беренче тәҗрибәсе: ул бөтен ил күләмендә Татарстанны тәкъдим итәчәк.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Профессионаллар" һәм "Абилимпикс" һөнәри осталык буенча чемпионат хәрәкәтләре җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты. Очрашу Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында узды.
12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясен кабул ителүгә 30 ел тулу уңаеннан «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРСның Казандагы филиалы төбәкнең төп телебашнясында тематик яктыртуны кабызачак.
Бүген ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигедә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин туган көнен билгеләп үтә!
Бүген, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләер һәм элемтә министрлыгы һәм "ИТ-парк" ДАУ хезмәткәрләре республикада коррупциягә каршы көрәш буенча фильм карадылар һәм коррупциягә каршы темага викторина уйнадылар.
Бүген ИТ-паркта Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Алма бирмә!» республиканың коррупциягә каршы форумы узды. Форумда дәүләт хакимияте органнары, фәнни җәмәгатьчелек, эре республика предприятиеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.06.2021 № 438 карары белән расланган табигый һәм техник фәннәр өлкәсендә балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендәге чараларны оештыру белән бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итүгә коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр бирү тәртибенә ярашлы рәвештә (алга таба – Тәртип) һәм Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының 07.12.2023 № п/264 боерыгы белән балаларга табигый һәм техник фәннәр өлкәсендә өстәмә белем бирү өлкәсендә чараларны оештыруга бәйле чыгымнарны финанс яктан тәэмин итүгә коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алуга гаризалар бирү сроклары билгеләнде.