Казандагы телебашня Конституция көнендә бәйрәмчә яктыртылачак

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясен кабул ителүгә 30 ел тулу уңаеннан «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРСның Казандагы филиалы төбәкнең төп телебашнясында тематик яктыртуны кабызачак.

Телебашня Россия флагы төсләренә буялачак. Аның медиафасадында: «Конституция көне» дигән сүзләр пәйда булачак.

Бәйрәмчә яктырту 15 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International