«Алма бирмә!» республиканың коррупциягә каршы форумында цифрлы технологияләр коррупциясез ачык дөнья коралы буларак тәкъдим ителде

2023 елның 8 декабре, җомга

Бүген ИТ-паркта Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Алма бирмә!» республиканың коррупциягә каршы форумы узды. Форумда дәүләт хакимияте органнары, фәнни җәмәгатьчелек, эре республика предприятиеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Форум эшендә ТР цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Илья Начвин коррупциясез ачык дөнья коралы буларак цифрлы технологияләргә багышланган тематик стендны тәкъдим итте, шулай ук бу тема буенча доклад белән чыгыш ясады.

Министрның беренче урынбасары ассызыклаганча, Татарстан халыкка социаль әһәмиятле хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә клиентны үзәккә куюны цифрлы рәвештә гамәлгә ашыручы беренче төбәк булды. "Хәзерге дөньяда цифрлы икътисад принципларын куллану һәм гражданнарның хакимият белән мөнәсәбәтләрен электрон форматка күчерү коррупцион хокук бозуларны киметергә мөмкинлек бирә. Республикада барлыгы 319 дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтелә, илнең бер генә төбәгендә дә мондый дәрәҗәдәге хезмәтләр һәм сервислар юк. Әмма шунысын да әйтергә кирәк, хезмәтләрне электрон төргә күчерү - бу үзмаксат түгел – бу зур юлның башы. Хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту буенча чираттагы адым итеп, без аларны күрсәтү вакытын кыскартуны билгеләдек", - диде Илья Начвин.

Хезмәтләрне оптимальләштерү процессында өч стандарт билгеләнгән: алтын, көмеш һәм бронза. "Алтын" стандарт - бер эш көне эчендә хезмәт күрсәтелү. Хезмәт күрсәтү вакыты 3 эш көненә кадәр булган "Көмеш" стандарт. "Бронза" стандарты - хезмәт 10 эш көненә кадәр күрсәтеләчәк. "Без 319 хезмәтне анализладык, шулардан 140 иң өстенлекле һәм кирәкле хезмәтне билгеләдек, аларны күрсәтү срокларын оптимальләштерүгә мохтаҗ. 2022 елдан башлап Икътисад министрлыгы 115 хезмәтне реинжиниринг буенча икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге белән масштаблы уртак эш алып барыла, шуның ярдәмендә хезмәт күрсәтү вакыты «суммар» күләмдә 837 көнгә кыскартылды", - дип сөйләде министрның беренче урынбасары.

Форумда коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсларында җиңүчеләрне һәм номинантларны бүләкләү һәм хөрмәтләү тантанасы булды. Актив коррупциягә каршы эш алып барган өчен Цифрлы үсеш министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Светлана Афанасьевага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International