МТС, цифрлы экосистема, Яшел Үзән районында «Свияжск утрау-шәһәрчеге» тарихи комплексы территориясендә югары тизлекле мобиль интернет эшләтеп җибәрде. Оператор яңа LTE җиһазларын урнаштырды, шулай ук янәшә урнашкан торак пунктлардагы челтәрнең эшен оптимальләштерде, бу халык һәм туристлар өчен мобиль интернет тизлеген 30 процентка арттырырга мөмкинлек бирә.
Хәзер туристлар гадәти цифрлы хезмәтләрдән уңайлы файдалана алачак: мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә сәяхәт итү тәэсирләре белән уртаклаша, аудиогидлар тыңлый һәм онлайн рәвештә истәлекле урыннар турында мәгълүмат өйрәнә, торакны броньлый һәм сувенир кибетләрендә сатып алулар өчен түли алачак.
"Татарстан Яңа ел каникулларында кунаклар кабул итәргә әзерләнә. Свияжста, республиканың иң күп туристлар килүче объектларының берсендә, массакүләм чаралар планлаштырыла. Без үз ягыбыздан цифрлы инфраструктураны әзерләдек. Сыйфатлы элемтәсез һәм тиз интернетсыз сәяхәт итү мөмкин түгел, шуңа күрә Big Data технологиясе ярдәмендә без конкрет локацияләрнең йөкләнешен, популяр маршрутларны бәялибез һәм аларда элемтәне көчәйтәбез. Тотрыклы элемтә, телефонны навигатор буларак куллану һәм якыннарыбыз белән онлайн аралашу мөмкинлеге, безнең экосистеманың күңел ачу сервислары – «Строки», KION һәм башкалар - татарстанлыларның һәм республика кунакларының сәяхәтләрен куркынычсызрак һәм уңайлырак итә", — дип шәрехләде Татарстандагы МТС директоры Марат Шакиров.