ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның беренче кварталында Татарстан Республикасында 6,5 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында ТР Премь-ерминистры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Бүген Казанда Россия ватандашларының Халыкара яшьләр форумы үзенең эшен башлап җибәрде. Форумның ачылышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, БДБ, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре буенча һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык җитәкчесе Константин Косачев, РФ Тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү буенча департамент директоры Анатолий Макаров, ТР Вице-премьеры Юрий Камалтынов катнашты.



18
апрель, 2014 ел
җомга

Татарстан Республикасының барлык укытучылары һәм укучылары башлангыч сыйныф укучылары өчен электрон дәреслекләр белән  куллана ала. Әлеге мөмкинлек ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге», «Федоров» басма йорты һәм  «Кирилл и Мефодий», «Рукарта» компанияләре килешүендә булдырылды.

«ПРОФ-IT» бәйгесенә Татарстан Республикасыннан 11 эш җибәрелгән. Татарстан Республикасы Рязань өлкәсе белән беррәттән җибәрелгән гаризәләр саны буенча лидерлыкта.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Халыкара ЭРТИКО комитетына Казан шәһәренең интеллектуаль транспорт системалары буенча Ауропа конгрессын урнаштыру өчен мәйдан булуга гаризә әзерли. Әлеге чара 2016 елда уздырылачак. Шулай ук Министрлык Халыкара ЭРТИКО комитетына керергә гаризә җибәрде.

Г.Камал исемендәге театрның билет кассасында “Электрон Татарстан” инфоматы урнаштырылды. Инфомат ярдәмендә теләгән кеше үзаллы кызыксындырган чарага билет сатып алала.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2014 елның 21 апрелендә 01:56 - 11:45 сәгать кысаларында “Ямал-201” Элемтә космик спутнигында профилактик эшләр башкарылуы турында хәбәр итә.


17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 18 апрелендә сәгать 10.00нан 12.00гә кадәр Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән беррәттән татарстанлыларны гадәттән тыш хәл турында экстрен рәвештә белдерү буенча тикшеренүләр үткәрәчәк.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru мәктәп укучылары булган әти-әниләр баланың көндәлеген карап, өлгерешен һәм мәктәптә булу/булмавына смс-хәбәргә языла ала. Әлеге хезмәт моңа кадәр “ТР электрон мәгариф” системасында бар иде.

Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт уздыру татарстанлылар өчен мөһим сорауларның берсе булып тора. Дәүләт хезмәтләр Порталы uslugi.tatarstan.ru кулланучылар “Халык контроле” системасына капиталь ремонт эшләрен уздыру үтенече белән зарланулар еш  җибәрелә. Бу елны әлеге тематика буенча 255 мөрәҗәгать килгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International