Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының 190 отчеты “Ведомстволар отчетлары” бүлегендә басылган.
Салым түләүләрен ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы uslugi.tatarstan.ru, “Электрон Татарстан” инфоматлары һәм “ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасы аша түләп була.
Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында хезмәт һәм оешмалар куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау белгечләре белән утырыш узды. Утырыш Бөтендөнья хезмәт саклау көненә багышланган.
“Ачык Татарстан” проекты ведомстволар ара эш группасы бүген ИТ-паркта 2014 елга эш планы турында утырышта сөйләшәчәк. 2013 елның 4 мартында кабул ителгән №183 Россия Федерациясенең Президенты Указы буенча “Россия җәмәгать инициативасы” интернет-ресурсын куллану сораулары буенча эш планы үтәлү һәм башка сораулар турында утырыш уздырылачак.
4 май Үзәк стадионда Рубин (Казан) – Урал (Свердлау өлкәсе) командары матчлары узачак. Әлеге чара билетларны Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы һәм “Электрон Татарстан” инфоматлары аша алып була.
26 апрельдә “Урман утырту көне” республикакүләм акция узды. Акция кысаларында 3 миллионнан артык чыршылар, каеннар. Наратлар утыртылган иде. Агачлар утыртуда ярты миллионнан артык кеше катнашкан.