«Халык инвентаризация»се акциясененең икенче этабында катнашып өлгерегез

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

«Халык инвентаризация»се акциясененең икенче этабы 2014 елның мартында стар алды. Бу атнада мәгълүматлар җыю тәмамланды. Әлене акциянең максаты – хуҗалары булмаган буш биналар һәм җир участокларын табу, шулай ук күчемсез милекне тиеш булмауча кулланган хуҗаларны билгеләү.

«Халык инвентаризация»се акциясен беренче тапкыр узган елны Казан шәһәренең җир мөнәсәбәтләре комитеты игълан итте.

Акция кысаларында бер ай эчендә буш биналар һәм территорияләр турында 800 ләп мөрәҗәгать килгән.

Әлеге тәҗрибә Татарстан Республикасы территориясендә программа рәвешендә кертелә. Бу юлы «Халык инвентаризация»се инициаторы ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тора.

2 апрельдә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru “Халык контроле” системасында ике яңа категория кертелде:

 «Халык инвентаризация – җир участоклары»;

«Халык инвентаризация – биналар».

ТР дәүлoт хезмәтләр Порталында шәхси кабинет булган кулланучы Порталга кереп үз гаризәләрен җиткерә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International