Кәрәзле телефоннарга рекламаны абонент рөхсәте белән генә җибәрә алачаклар

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

 1 майдан “Элемтә турында”гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр үз көченә керде. Шуңа бәйле рәвештә, кәрәзле элемтә операторлары хәзер кесә телефоннарына мәгълүматны бары абонент хуҗасы рөхсәте белән генә җибәрә алачак.

Закон бозучыларга штрафлар каралган. Гражаннарга бу 2-2,5 мең, дәүләт хезмәткәрләренә 4-20 мең, ә юридик затларга исә 100 меңнән алып 500 мең сумга кадәр булырга мөмкин.

Моңа элемтә операторының үзендә бара торган акцияләр турында җибәрелгән SMS хәбәрләр керми. Әгәр дә абонент хуҗасы кибеттә анкета тутырганда үзенең телефон номерын күрсәтеп, кибеттә бара торган акцияләр, ташламалар һ.б. турында реклама хәбәрләре ала икән, элемтә операторы моңа җавап тотмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International