Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru “Татарстан Республикасы ачык мәгълүматлары” сервисы эшли. Разделда 528ачык мәгълүматлар җыелмасын карап була, аларның саны яңартылып торыла.
Казанның Киров районында “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын чыкты. Бу турыда хәбәр 112-системасына 12:53:22 сәгатьтә килгән.
2015 елның ике ае эчендә “Электрон сәламәтлек саклау” системасында онкологик чирләрне диагностикалауга 300 тыc. электрон язылу башкарылган.
Бүген Татарстан Республикасының 10 пенсионеры “Байтик” компьютер лагерендә пенсионерлар буенча компьютерлар белү өлкәсендә россиякүләм чемпионатка әзерләнә башлады. Чемпионат бу елның августында Казанда узачак.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Россия Федерациясенең субъектларда мәгълүмати җәмгыять булдыруга юнәлгән субсидияләр алу конкурста катнашуга документлар әзерли.
Татарстан Республикасы – Россия Федерациясендә балалар бакчасына электрон гаризалар буенча кертүне тормышка ашыручы беренче регионннарның берсе. Хезмәт 2011 елның мартында тормышка ашырылды, шуннан бирле әти-әниләр 90 мең электрон гариза җибәргән.