ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 5 ае эчендә “Табибка приемга язылу” электрон хезмәте белән Татарстан яшәүчеләре 2,1 млн тапкыр язылганнар.


9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  һәм РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров рәми рәвештә Иннополис шәһәрен ачтылар.
Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Иннополис университетында булды. Искәртеп узабыз, бүген биредә Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы ачылды.
Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев IT-компанияләргә иминият взносларын түләү өчен ташламаларны озайтырга тәкъдим итте. “Безгә мәсьәлә буенча фикер алышырга кирәк”, - дип белдерде ул Иннополиста А. С. Попов исемендәге технопаркта узган РФ Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча совет президиумы утырышында.

Иннополис – үзенчәлекле экосистем һәм заманча инфраструктура белән төзелгән зур проектның рәсми ачу чарасына Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев та килер дип көтелә.
Иннополис Университетының яхшы студентлары Кытайда Шэньчжэндә Huawei оешмасының штаб-квартирасында ИКТ-технологияләре юнәлеше буенча укыту курсына ваучерлар алдылар.

Бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре ENOG 9/ RIPE NCC конференциясендә катнашты.

ТР мәгълүматлшатыру һәм элемтә министрылы коррупциягә каршы сораулар буенча эксперт төркем эчендә Татарстан Республикасының Әлмәт муниципаль районының балалар бакчаларына гаризалар кабул итү һәм баланы өчетка кую буенча тикшеренү үткәрде.


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы план буенча башкарыла торан ремонт эшләре буенча 2015 елның Яр Чаллы шәһәренең радиотелеүзәгендә 15-18 июнь көннәрен 9.15-.17.00 сәгать аралыгында барлык техник чаралар сүндерелеп торылачак.

9-10 июнь көннәрендә Иннополиста Россиякүләм робтотехника буенча олимпиада узачак. Чарада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Н.А.Никифоров, РФ мәгариф министры Д.В.Ливанов, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р.А.Шәйхетдинов, Иннополис шәһренең мэры Е.А.Иванов катнашачаклар. Шулай ук РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медвевед та чакырулы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International