Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев IT-компанияләргә иминият взносларын түләү өчен ташламаларны озайтырга тәкъдим итте. “Безгә мәсьәлә буенча фикер алышырга кирәк”, - дип белдерде ул Иннополиста А. С. Попов исемендәге технопаркта узган РФ Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча совет президиумы утырышында.
Дмитрий Медведев бүгенге көндә IT-тармакка 2008 нче елдан бу проектларга 1 млрд долларга якын акча инвестицияләгән үсеш институтлары ярдәм итүен билгеләп үтте. “Әмма бу мәсьәләдә дәүләт ярдәменнән башка булмый”, - дип шәрехләде ул. “Безгә башлангыч этапта бизнес чыгымнарын кыскарту өчен, IT-проектларга өстәмә ярдәм чаралары системасын уйларга кирәк, аерым алганда, Илкүләм экспорт үзәге кысаларында. Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны да кертеп, компанияләребез өчен берничә преференция эшләргә мөмкин”, - дип билгеләп узды ул.
“Дәүләт бюджетныкы булмаган фондларга иминият кертемнәре буенча ташламалар һәм аларны озайту турындагы мәсьәлә буенча да фикер алышу зарур. Монда төрле позицияләр бар: бу юнәлештә нәрсә эшләргә һәм нәрсәне эшләмәскә”, - дип өстәде Д. Медведев.