Иннополис Университетының яхшы студентлары Кытайда Шэньчжэндә Huawei оешмасының штаб-квартирасында ИКТ-технологияләре юнәлеше буенча укыту курсына ваучерлар алдылар. Ваучерлар тапшыру яңа шәһәр Иннополис ачылу кысаларында тапшырылды.
Укыту Huawei Seeds for the Future глобаль программасы кысалаырнда башкарылачак. Әлеге программа кысаларында компания дөньянең 100 университеты белән хезмәттәшлек итә, дөньяның 35 иленнән 1000нән артык кеше укыту үткән. Россиядә программа 2012 елдан бирле эшли.