Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Иннополис университетында булды. Искәртеп узабыз, бүген биредә Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы ачылды.
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович һәм башка рәсми затлар белән берлектә, Дмитрий Медведев олимпиадада катнашучыларның, шул исәптән Татарстан һәм Мәскәү вәкилләре проектлары стендларын карады, олимпиадада җиңүчеләр, вуз мөгаллимнәре һәм студентлар белән аралашты.
Иннополис университеты ректоры Александр Тормасов Премьер-министрга вуз эшчәнлеге, белем алу өчен грантлар турында сөйләде. Ул Иннополис университетының уникаль проект булуын ассызыклады. Ректор университет мөгаллимнәренең киң географиясенә игътибарны юнәлтте: Швеция, Италия, Швейцария, Канада, Словения, Көньяк Корея. Иннополис университетының төп максаты – IT-индустрия өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү. Сентябрь аенда биредә 400 яңа студент белем ала башлаячак.
2013-2014 нче уку елында вузда 15 студент һәм 3 профессор исәпләнгән булса, 2014-2015 нче уку елында аларның саны 53 һәм 7 гә җитте. Яңа уку елында профессорлар саны 57 гә кадәр җиткереләчәк. 2022-2023 нче уку елына 5 мең студент белем алыр һәм 1,5 мең укытучы аларга гыйлем бирер дип фаразлана.
Россия Премьер-министры вузга түбәндәге теләкләрне юллады: “Иннополис университетына барлык эшендә уңышлар телим!”.